
«Кунак Бит Шоу» — моңа кадәр татар сәхнәсендә күрелмәгән тапшыру. Яңа формат сез яраткан җырчыларны бөтенләй башка яктан ачарга мөмкинлек бирә. Монда яңа кагыйдәләр һәм яңа уеннар. Кунаклар кагыйдәләргә таянып һәм кызыклы уеннар уйнап, үзләрен яңа яктан ачалар. Әлбәттә, болар барысы да үткен сорауларга корылган әңгәмәгә һәм матур хитларга, яңа җырларга төреп бирелә.
Тапшыруда җырчы бөтенләй башка яктан күрсәтелә. Безнең студиядән ул үз серләрен калдырмыйча китә алмый. Тамашачы белән күзгә-күз карашып, ул моңа кадәр ачылмаган бар серләрен сөйләп бирә. Башка эстрада музыкаль күчтәнәче, серле викторина биремнәре һәм көтелмәгән сораулар.
Кыскасы, сез бүгенгә кадәр белеп тә, шул ук вакытта әле белмәгән йолдызларыгызны «Кунак Бит Шоу» тапшыруын карап белә аласыз.
«Кунак Бит Шоу» — монда сер белән киләләр, серсез китәләр