
«Моң дәрьясы - Классик җырлар безгә үзебез булып калырга ярдәм итә. Халык җырлары безне олы тарихка алып бара. Без барыбыз да үзебез тыңлап үскән җырларны сагынып искә төшерәбез, кабатлап җырлыйбыз. Әйе, кечкенәдән яратып тыңлаган җырларыбыз — ретро-җырлар... Үткәннәрне яңарткан «Моң дәрьясы» сәхифәсе безнең барыбызга да күптәнге хыялыбызны тормышка ашырырга ярдәм итәр — үзеңне табарга: үзеңне үткәндә, үзеңне бүгендә һәм хәтта киләчәктә. Без бит барыбыз да хыял канатлары белән яшибез. «Мәйдан» телеканалының «Моң дәрьясы» сәхифәсе барлык хыялланучыларга багышлана...